Дәүләт комитеты тарафыннан «Татэнерго» АҖ инвестиция программасы үтәлешенә күчмә мониторинг үткәрелде

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары «Казэнерго» АҖ Казан шәһәрен җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестицион программасы үтәлешенә чираттагы мәртәбә мониторинг үткәрделәр һәм түбәндәге объектларны реконструкцияләү буенча эшләрнең барышы белән таныштылар:

1. «КТЭЦ-1  башлап «Горки» котельныена кадәр 5 нче магистраль җылылык үткәргеч төзелеше. Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә №2 пуск комплексы, № 5 этап».

Гомуми озынлыгы 820 погон м тәшкил итә, торбаның диаметры 820 мм тәшкил итә. 2024 елның 21 маена 75% яки ППУ изоляцияле 612 м торба салынган. Торбаүткәргечләр монтажланган. Тимер-бетон блоклардан канал төзелеше башкарылган. Гильзалар 90% дәрәҗәдә горизонталь-шнек бораулау юлы белән (15 метр калган) кертелгән. Траншеяне кире күмеп кую буенча эшләр алып барыла. Объектның әзерлеге – 85%.

2. «Но-42 башлап Бүләк урамына кадәр ТК2-35 җылылык камерасына кадәр  2 нче магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү».

Гомуми озынлыгы 748 погон м тәшкил итә, торбаларның диаметры – 820 мм. 2024 елның 21 маена булган мәгълүматларга караганда, 100% сүтелгән, 75% яки 580 метр торба монтажланган. Япма плитәләрен монтажлау буенча эшләр алып барыла, 20 плитә (25 метр) салынган. Каналның төзелеш өлеше торгызыла. Объектның әзерлек дәрәҗәсе – 70%.

3. «Техническая урамы буенча  №1 павильоннан башлап ТК4-6 кадәрге участокта №4 <30003> тепловодны реконструкцияләү».

Гомуми озынлыгы 680 погон м тәшкил итә, торбаларның диаметры – 820 мм. Туфракны эшкәртү, тимер-бетон блокларны демонтажлау буенча эшләр башкарыла. Торбаүткәргечне монтажлауга керешкәннәр. 2024 елның 21 маена 100 погонлы метр торба монтажланган. Тагын 150 метр салынган һәм монтажлауга әзерләнгән. Объектның әзерлеге – 15%.

4. Ташаяк урамы буенча ТК1 җылылык чыганагы параметрларын контрольдә тоту приборларын урнаштырып,  ТК2-36/1 т.А  башлап ТК2-36/3 кадәрге участокта квартал эчендәге җылылык челтәрләрен реконструкцияләү.

Гомуми озынлыгы 560 погонлы м тәшкил итә, ППУ изоляциясендәге торбаларның диаметры – 350 мм. 2024 елның 21 маена торбалар 100% дәрәҗәсендә салынган. Тимер-бетон каналлар монтажланган. Җылылык камералары тимер-бетон плитәләр белән капланган. Җылылык үткәргеч эшли. Туфрак һәм вак таш белән күмү буенча эшләр башкарыла. Киләсе этапта асфальт салыначак һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте. Мониторинг нәтиҗәләре 2025 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International