ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче түбәндәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңладылар:

1. «Челныводоканал» ҖЧҖ – су белән тәэмин итү, су чыгару өлкәләрендә (Чаллы шәһәре).

2. «Тепловые сети западного вывода»  ҖЧҖ – җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә  (Чаллы шәһәре).

3. «Идел буе экология компаниясе» ҖЧҖ – каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә (Чаллы шәһәре).

4. «КомунСервис» ҖЧҖ – каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә (Чаллы шәһәре).

5. «Гринта» ҖЧҖ – каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә (Чаллы шәһәре).

6. «ВМ-Сервис» ИК ҖЧҖ – җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә (Чаллы шәһәре).

Баланс комиссиясе утырышлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм коммуналь өлкәнең барлык көйләнә торган оешмаларын колачлаячак. Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International