Конкурс Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2000 елдан бирле ел саен үткәрелә. Чараның төп бурычы – социаль мәсьәләләрне хәл итүдә югары социаль нәтиҗәгә ирешергә теләгән Россия оешмаларын ачыклау, алар тәҗрибәсен өйрәнү һәм җәелдерү, оешмаларда социаль тирәлек формаларын үстерү.
Конкурс ике этапта – төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә уза. Катнашу – бушлай.
2024 елда конкурс 17 номинация буенча үткәрелә:
- Җитештерү өлкәсе оешмаларында эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен;
- Җитештерү өлкәсе оешмаларында җитештерү травматизмын һәм һөнәри авыруларны киметкән өчен;
- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларында җитештерү травматизмын һәм һөнәри авыруларны киметкән өчен;
- Җитештерү өлкәсе оешмаларында кадрлар потенциалын үстергән өчен;
- Җитештерү өлкәсе булмаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстергән өчен;
- Җитештерү өлкәсе оешмаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен;
- Җитештерү өлкәсе булмаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштырган өчен;
- Җитештерү өлкәсе оешмаларында социаль партнерлыкны үстергән өчен;
- Җитештерү өлкәсе булмаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстергән өчен;
- Югары социаль нәтиҗәлелекнең кече оешмасы;
- Территорияләрне һәм хәйриячелекне үстерүгә социаль инвестицияләр керткән өчен;
- Җитештерү өлкәсе оешмаларында гаилә бурычлары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;
- Җитештерү өлкәсе булмаган оешмаларда гаилә бурычлары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;
- Оешмада инвалидларны эшкә урнаштырган өчен;
- Күпбалалы ата-аналарга һәм аларның балаларына җитештерү өлкәсе оешмаларында ярдәм иткән өчен;
- Күпбалалы ата-аналарга һәм аларның балаларына җитештерү өлкәсе булмаган оешмаларда ярдәм иткән өчен.
Татарстанда конкурсның төбәк этабын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтле орган булып ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тора.
Гаризалар https://ot.rosmintrud.ru сайтында электрон кабинетта 2024 елның 20 маена кадәр урнаштырыла.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843) 557-21-23, 557-21-15.
Конкурста катнашу шартлары һәм аны үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Министрлык сайтында танышырга мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/2024-god-7548909.htm.