Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
1. «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды объекты – «ТР, Чаллы шәһәре, Яшьлек проспекты адресы буенча урнашкан «Чаллы шәһәре, 179 фатирлы поз.1–поз.6 торак йортлар»ны «Татэнерго» АҖ филиалы Чаллы җылылык челтәрләренең җылылык белән тәэмин итү системасына аерым тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
2.1. «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Казан шәһәре яшьләр сәясәте МБУ объекты – ТР, Казан шәһәре, Киров районы, Кече Мәскәү урамы, 15 йорт адресы буенча урнашкан «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клублары берләшмәсе - «Вертолет» яшьләр яшүсмерләр клубы»н «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына аерым тәртиптә тоташтыру (технологик ялгау) өчен түләү билгеләү турында» карарын көчен югалткан дип тану турында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024.htm