Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү өлкәләрендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә ирекле файдаланылырга тиешле мәгълүматны вакытында ачу зарурлыгы турында искәртә.
Мәгълүмат тапшыруның составы, тәртибе, сроклары һәм ешлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары белән расланган Мәгълүмат ачу стандартларында билгеләнгән:
- су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә - Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында» 17.01.2023 ел, № 108 карары;
- каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә, шул исәптән каты коммуналь калдыклар ташу буенча – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында» 26.01.2023 ел, № 109 карары;
- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәре оешмалары һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу органнары тарафыннан мәгълүматны ачу стандартлары турында» 26.01.2023 ел, № 110 карары.
Дәүләт комитеты искәртә: җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, ККК белән эш итү өлкәләрендәге җайга салынулы оешмаларга мәгълүматны ачу стандартларына туры китереп, кирәкле товарларны сатып алу ысуллары, бәясе һәм күләме турында мәгълүматны, җайга салуның чираттагы хисап чорына (тарифларны) җайга салуның чираттагы чорына тарифлар билгеләү турында оешма тарафыннан тәкъдим җиткерү турындагы мәгълүматны бәяләрне (тарифларны) билгеләү турында оешма тәкъдим иткән көннән алып 30 көн эчендә РРххх.OPEN.INFO.REQUEST.ХХХХ.EIAS шаблоны форматында ачарга кирәк.
Оешмалар тарафыннан ачылырга тиешле мәгълүмат «Федераль җайга салу органы – региональ җайга салу органнары – региональ җайга салу субъектлары» бердәм мәгълүмати-аналитик системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасында региональ мәгълүмат системасыннан мәгълүмат тапшыру юлы белән мәҗбүри рәвештә ачылырга тиеш.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан табигый монополия субъектларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын бозу Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.8.1 статьясының 1 өлеше нигезендә вазыйфаи затларга – биш мең сумнан егерме мең сумга кадәр; юридик затларга йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.
Элегрәк шундый ук административ хокук бозган өчен административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан кабат административ хокук бозылуы бер елдан өч елга кадәрле срокка квалификациясеннән мәхрүм итүгә китерә.
Мәгълүмат хаты: 06.05.2024 ел, № ЛХ-27/2469/2024.