Дәүләт комитетында Идарәнең 10 нчы утырышы узды, анда түбәндәге карарлар кабул ителде:
1. «Югары Ослан районының Печище, Түбән Ослан, Макыл авыл җирлекләре кулланучыларына «Волжанка» МУП эчәргә яраклы суга тарифларны билгеләү турында».
2. «Социаль хезмәтләргә бәяләр (тарифлар) билгеләү тәртибен раслау турында».
3. «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым боерыкларының үз көчләрен югалтуын тану турында».
4. «2024 елга «Печище» МУП, «Түбән Ослан» МУП, «Макыл» МУП өчен эчәр суга тарифлар билгеләү турында» Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарының үз көчен югалтуын тану хакында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.