Раил Гайфуллинның эшлекле сәфәре җайга салынулы оешмалар объектларына барудан башланды. Ведомство хезмәткәре «Аммоний» АҖ чистарту корылмалары һәм су чистарту станциясе эше белән танышты.
Белешмә: «Аммоний» АҖ заводында лабораторияләр эшли, анда тәүлек әйләнәсе бөтен технологик цикл буенча төрле сынаулар һәм үлчәүләр үткәрелә.
Аннары ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гунин урамындагы модульле котельный эшчәнлеге белән танышты. Соңыннан Чоловский урамындагы 6 нчы йортта үзәк котельныйда була.
Шулай ук сәфәр барышында Раил Гайфуллин гражданнарны шәхсән кабул итте. Халыкны борчыган төп тема каты коммуналь калдыкларны чыгару хезмәте өчен түләүне исәпләүгә, тарифларны исәпләү һәм формалаштыру мәсьәләләренә һ.б. кагылды. Барлык сорауларга да халык тулы җаваплар алды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күчмә чаралар Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Коммуналь инфраструктура объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тариф карарларын кабул иткәндә Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан исәпкә алыначак.