Сезнең алда ведомство хезмәткәрләренең сугышларда катнашкан, тылда эшләгән, ватан намусын саклаган, ә сугыштан соңгы елларда аны Бөек державага әйләндергән туганнары.
Хәсәнов Яһкуп Саба районының Чәбки-Саба авылында Хәсән һәм Гаделбану гаиләсендә туган.
Сугыш башланган вакытта колхоз рәисе вазыйфасын биләгән. Коммунист булган. Колхоз рәисе буларак, броньга ия була, әмма моңа карамастан 1942 елда үз теләге белән сугышка китә. Ленинградны саклаучылар сафларында полк разведчигы, бүлек командиры була. Ленинград өчен барган сугышларда авыр яралана һәм Горький шәһәренә (Түбән Новгород) госпитальгә җибәрелә. Яраланганнан соң медицина-санитар батальонда хезмәт итә. 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Ленинградны саклаучылар медале һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң гомер буе Ватан файдасына җаваплы вазыйфаларда эшли.
Туган көне:..1909
Туган урыны: Татарстан АССР, Казан өлкәсе, Саба районы; Татарстан АССР, Саба районы, Чәбки-Саба; Татарстан АССР, Саба районы, Саба
Чакырылу урыны: Саба РХК, Татарстан АССР, Саба районы
Чакырылу датасы: 25.02.1942
Хәрби дәрәҗәсе: кече сержант
Хәрби часть:
- эг 5825
- Горький ВПП
- ВПП, Ярославль шәһәре
- 112 з-д, Горький шәһәре
- 142 нче укчы дивизиясенең 588 нче укчы полкы
- 156 медицина-санитар батальоны
Бүләкләре:
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
#МойГеройМояСемья