Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников Татарстан Республикасы Рәисе катнашында Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасында катнашты.
Җиңү паркына килгәч, Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен сәламләде, аларны Җиңүнең 79 еллыгы белән котлады.
Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады. Марш белән Казан гарнизонының мактаулы каравыл ротасы үтте.
Бераз соңрак һәлак булган сугышчыларның әниләре һәм тол хатыннары монументы һәм Совет солдаты монументы итәгенә чәчәкләр салдылар.