1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Мәңгелек утка тантаналы рәвештә чәчәк салу чарасында катнаштылар.
Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы берничә урында билгеләп үтелә, әмма төп нокта Меңьеллык мәйданы булачак. Республика халкы һәм Казан кунаклары тарихи техника белән хәрби парадны һәм «Җиңү көне» җырын башкаручы театральләштерелгән тамашаны күрәчәк.
Быел «Үлемсез полк» акциясендә онлайн-форматта катнашырга мөмкин. Моның өчен социаль челтәрләрдәге үз битеңдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарың турында сөйләргә кирәк.
Бу хәрбиләр дә, тыл хезмәтчәннәре дә булырга мөмкин.
Постка #МойГеройМояСемья һәм #нашБессмертныйПолк хештегларын беркетергә кирәк