БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ГЕРОЙЛАРЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ СТЕНА проектын дәвам итәбез

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Сезнең алда ведомство хезмәткәрләренең сугышларда катнашкан, тылда эшләгән, ватан намусын саклаган, ә сугыштан соңгы елларда аны Бөек державага әйләндергән туганнары.

ӘХМӘТОВ Нургали Әүхәди улы

1923 елда туган, Кыр Шонталысы авылы.

 1942 елда Алексеевск РВК тарафыннан РККА сафларына мобилизацияләнә. Рядовой, 6 нчы гвардия һава-десант укчы дивизиясенең 10 нчы аерым медицина-санитар батальоны санитары була. Воронежда, Степнойда, 2 Украина фронтында сугыша, Венгрияне азат итә. Контузия ала.

«Хәрби казанышлары өчен», «Батырлык өчен» медальләре, Ленин ордены, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң туган авылында укытучы булып эшли. Хезмәт казанышлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнә. 1949-1961 елларда – Кыр Шонталысы мәктәбе укытучысы һәм директоры. 1961-1977 елларда Вахитов исемендәге колхоз рәисе. 1981-1986 елларда – Кыр Шонталысы авыл советы рәисе.

Геройларыбызга мәңгелек хатирә! Югалту газабы һәм хәтер уты безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International