ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында идарәнең 7 нче утырышы булып узды

2024 елның 26 апреле, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников җитәкчелегендә Идарәнең чираттагы утырышы булды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

1. «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында».

2. «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Ферма-2 урамындагы 634 урынга исәпләнгән тулай торагын «Казэнерго» АҖнең җылылык белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».

3. «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Ферма-2 урамындагы 634 урынга исәпләнгән тулай торагын Казан шәһәре  «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International