ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында коммуналь өлкә оешмалары мониторингы бүлеге башлыгы Раил Гайфуллин җитәкчелегендә баланс комиссиясе утырышы узды.
Утырыш кысаларында көн тәртибе буенча әлеге сораулар каралды:
1. «Бөгелмә-Водоканал» ҖЧҖнең су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Бөгелмә районы).
2. «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖнең кайнар су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Бөгелмә районы).
3. «Каты көнкүреш калдыклар полигоны» ҖЧҖнең (Азнакай МР) каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Азнакай районы).
4. «Промочистка» ҖЧҖнең су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Нурлат районы).
5. «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖнең (Нурлат шәһәре, Аксубай штп.) су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Нурлат районы) финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында.
Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/