Дәүләт комитеты Сочида Бөтенроссия тариф конференциясендә катнаша

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия тариф конференциясе үз мәйданында җайга салынулы оешмалар вәкилләрен, барлык дәрәҗәдәге җайга салу органнарын һәм тармак берләшмәләрен берләштерүче төп вакыйга булып тора. Конференциядә тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу һәм озак сроклы тарифларны җайга салуның төп принципларын гамәлгә ашыру өлкәсендә законнарны камилләштерү мәсьәләләре карала.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина электр энергетикасы өлкәсендә тариф кампаниясе нәтиҗәләренә багышланган түгәрәк өстәлдә катнаша.

Традицион рәвештә чарада тарифларны җайга салу принциплары һәм инструментлары, регуляторларны укытуга һәм квалификациясен күтәрүгә якын килүләр карала.

Конференциядә аерым игътибар цифрлаштыруга багышлана: Бердәм тариф платформасын булдыру, тармаклар арасындагы үзара хезмәттәшлек, технологик суверенитетны тәэмин итү.

Бөтенроссия тариф конференциясендә Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары, җайга салынулы оешмалар һәм экспертлар берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнаша, алар тарифларны һәм монополиягә каршы җайлауның актуаль мәсьәләләре буенча докладлар һәм хәбәрләр белән чыгыш ясый.

Тулырак – телеграм-каналда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International