ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә баланс комиссиясе утырышы узды.
Утырыш кысаларында көн тәртибе буенча әлеге сораулар каралды:
1. «Балтач ТКХ КҖП» АҖнең су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Балтач районы).
2. Су белән тәэмин итү өлкәсендә «Чепья ТКХ КҖП» ҖЧҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Балтач районы).
3. «Управление» ҖЧҖнең су белән тәэмин итү өлкәсендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Балтач районы).
4. «Татарстан Республикасы Балтач МР хуҗалык-эксплуатация хезмәте» МБУ җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Балтач районы).
5. «Благоустройство» ҖЧҖнең каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Балтач районы).
Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/