ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышы узды

2024 елның 5 апреле, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә баланс комиссиясе утырышы узды.

Утырыш кысаларында көн тәртибе буенча әлеге сораулар каралды:

- «Водоканал-Сервис» ҖЧҖнең су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Арча районы).

- «Жилкомбытсервис» ҖЧҖнең каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Арча районы).

- «Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре» ҖЧҖнең каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Арча районы).

- «Мамадыш су каналы» АҖнең су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Мамадыш районы).

- «Торак пунктларга хезмәт күрсәтү үзәге» ҖЧҖнең су белән тәэмин итү өлкәсендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Мамадыш районы).

Утырышта шулай ук районнарның башкарма комитетлары һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкилләре катнашты.

Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International