Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең җиденче утырышы булды

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендә Идарәнең чираттагы утырышы булды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карар кабул иттеләр:

- «2024 елга Түбән Кама муниципаль районының «КомунСервис» ҖЧҖ өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә чик тарифлар билгеләү турында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International