ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышы узды

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә баланс комиссиясе утырышы узды.

Утырыш кысаларында көн тәртибе буенча әлеге сораулар каралды:

- «Чирмешән районы коммуналь челтәрләре» МУП су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәсендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Чирмешән районы).

- «Чиста шәһәр» ҖЧҖнең каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Чирмешән районы).

- «Коммунсервис-Актаныш» җитештерү берләшмәсе ҖЧҖнең су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Актаныш районы).

- «Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны» МУП каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау турында (Актаныш районы).

Утырышта шулай ук районнарның башкарма комитетлары һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкилләре катнашты.

Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International