2024 елның 5 апрелендә 10:00 сәгатьтә «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре» темасына Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышы узачак.
Коллегия утырышында республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары, җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашачак.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, К.Марс ур., 66 йорт, киңәшмәләр залы.