Җылылык энергетикасы институты студентлары Ачык ишекләр көне кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында булдылар

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казан энергетика университеты студентлары өчен Ачык ишекләр көнен үткәрде.

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре экскурсия үткәрделәр һәм электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу кебек өлкәләрдә бәяләрне, тарифларны, өстәмәләрне көйләү эше турында сөйләделәр.

Моннан тыш, ел саен Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында уку йортлары студентларын практик әзерләү дә уңышлы гамәлгә ашырыла. Дәүләт комитеты студентларны һәм яшь белгечләрне эшчәнлеккә җәлеп итүдә мәнфәгатьле булып тора.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International