2023 елда эш нәтиҗәләре буенча оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсе буенча мәгълүмат һәм материаллар тәкъдим итү зарурлыгы турында
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2023 ел өчен, билгеләнгән вакыт эчендә эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру өлкәсендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлауның һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасы (ЕИАС РТ) аша мәгълүмат һәм материаллар тапшыру зарурилыгы турында хәбәр итә.
Хисап бирү вакыты: 08.04.2024.
Мәгълүмати хат: 15.03.2024 ел, №ЛХ-27/1361/2024.