ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә Идарәнең чираттагы утырышы булды.
Идарә әгъзалары докладчыны тыңлап, тәкъдим ителгән исәпләүләрне карадылар һәм түбәндәге мәсьәлә буенча уңай карар кабул иттеләр:
1. «2021-2025 елларга «Әтнә торак-коммуналь хуҗалыгы» МУП өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә чик тарифлар билгеләү турында» 2020 елның 17 декабрендәге 548-8/тко-2020 номерлы Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына кушымтага үзгәреш кертү хакында».
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.