Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында җирле үзидарә органнары белән атналык ВКС барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина 2025 елга тариф кампаниясе мәсьәләләрен яктыртты.
Үз чыгышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары 2025 тариф кампаниясенең төп срокларын билгеләп үтте.
Аннары хокук билгеләүче документлар тапшырганда, транспортта нуль югалтулар, җайга салынулы эшчәнлекнең берничә төре күрсәтелгән очракта аерым исәп-хисап булмау, агымдагы һәм капиталь ремонт программаларын дөрес формалаштырмау, җитештерү һәм инвестиция программаларында чараларны дубляжлау вакытында барлыкка килгән типик хаталарны билгеләп үтте.
Лариса Хәбибуллина шулай ук 22 мартта Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәгендә узачак «2025 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлы җайга салу» темасына семинар турында искә төшерде.
Доклад белән тулырак беркетелгән материалда танышырга мөмкин.