Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең чираттагы утырышы булды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендә Идарәнең чираттагы утырышы булды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

1. «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларының үз көчләрен югалтуын тану турында».

2. «Менделеевск муниципаль районының «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсе» АҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифлар билгеләү турында».

3. «2024 елга «Әтнә торак-коммуналь хуҗалыгы»  МУП өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифлар билгеләү турында» Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына кушымтага үзгәреш кертү хакында».

4. «Торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү күптармаклы җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ өчен 2023 елга каты коммуналь калдыкларны күмүгә чик тариф билгеләү һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының  16.11.2022 № 521-30/тко-2022 карарының үз көчен югалтуын тану турында».

5. «2024 елга «ГидроСервис» ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга тарифлар билгеләү турында» Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарының үз көчен югалтуын тану хакында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International