Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алу өстенлекләре

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлекләре турында искә төшерәбез.

Электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен алу өстенлекләре вакытны янга калдырырга булыша, дәүләт органнары карамагында булган документларны тапшыру зарурлыгыннан азат итә, Интернет челтәре аша теләсә кайсы ноктадан уңайлы вакытта дәүләт хезмәтен алу мөмкинлеген, шулай ук дәүләт хезмәтен күрсәтү барышы турында мәгълүмат алу һәм коррупция куркынычларын киметү мөмкинлеген бирә.

«Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлгән кулланучы 2минут дәвамында гариза бирә һәм РФ паспортын алу яки алмаштыру, исәпләнгән салымнар, пошлиналар һәм штрафлар турында белешмә алу, шулай ук аларны шунда ук түләү, үзенең пенсия тупланмаларын тикшерү һәм шәхси счет торышы турында мәгълүматлар алу кебек бик күп хезмәтләрдән файдалана ала.

Федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге хезмәтләрне алу өчен https://www.gosuslugi.ru порталында теркәлергә кирәк.

Дәүләт хезмәтләрендә ничек теркәлергә

Җайга салынулы оешмалар өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты күрсәтә торган бәяләрне (тарифларны) билгеләү буенча дәүләт хезмәтләрен  Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында алырга мөмкин.

Гариза бирү өчен аңлатма
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International