Төбәкара коммуникацияләр үзәге вебинар үткәрә

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

2024 елда газ челтәрләренә тоташтыру кагыйдәләренә һәм социаль газлаштыру проектларын гамәлгә ашыру тәртибенә зур үзгәрешләр кертелде. Тоташтыру килешүләрен төзүгә яңа таләпләр куелды, газлаштыру чараларын финанслауның яңа тәртибе расланды, газлаштыру программаларын эшләүнең яңа кагыйдәләре кертелде, тоташтыру вакытында ГРО чыгымнарын исәпкә алу һәм нигезләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Гариза бирүчеләр белән үзара эш итү процедураларын үзгәртү, төп абонент белән тоташуны килештерү һәм гаризалар кабул итү һәм документлар әзерләү чыгымнарын нигезләү буенча яңа инициативалар кабул итүгә әзерләнәләр.

Яңа кагыйдәләрне куллану практикасы буенча актуаль мәгълүмат һәм эксперт киңәшләре белән тәэмин итү максатыннан, «Төбәкара коммуникацияләр үзәге» 29 февральдә итнернет челтәрендә Россия МКФХ, Россия Энергетика министрлыгы вәкилләре, яңа кагыйдәләр эшләүчеләр һәм эксперт-практиклар катнашында интернет-трансляция үткәрүе турында хәбәр итә, ул мондый темага багышлана:

2024 ЕЛДА ГАЗ ЧЕЛТӘРЛӘРЕНӘ ТОТАШТЫРУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҺӘМ ГАЗЛАШТЫРУ ПРОЕКТЛАРЫН ГАМӘЛГӘ АШЫРУ ТӘҖРИБӘСЕ

Вебинарны алып баручылар:

ГРЕБЕННИК Виктория Владимировна – Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Газ тармагын үстерү департаменты директоры урынбасары, элегрәк – «Мособлгаз» АҖ технологик тоташтыру идарәсе җитәкчесе урынбасары; газ челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча эксперт-практик;

КАСАТКИНА Ирина Анатолий кызы – Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ягулык-энергетика комплексын көйләү идарәсенең газ сәнәгате бүлеге җитәкчесе урынбасары; газ челтәрләренә тоташтыру буенча норматив актлар эшләүче.

Катнашу шартлары буенча www.vsesem.ru сайтында җентекле мәгълүмат ала һәм чарага теркәлә аласыз , +7 (862) 555 25 58 телефоны буенча яки ter@vsesem.ru электрон почтасы аша координатор Тарвердиева Элина Рәсим кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин,

телефоннар: +7 (978) 578 56 49, +7 (978) 898 42 53

Тулырак мәгълүматлар сайтта: https://vsesem.ru/index.php?newsid=641

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International