Мәктәп укучылары өчен юлда ташлама белән йөрү тарифы турында аңлатма

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты мәсьәләләре» 15.06.2010 №468 карарының 4.6.1 пунктчасы нигезендә Дәүләт комитеты автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташуга чик тарифларны билгели.

Тарифларны көйләү дифференциацияләүнең максатка ярашлылыгын һәм халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән шартларны икътисадый нигезләүнең мәҗбүрилеге принцибына нигезләнә.

Дифференциацияләнгән тарифлар транспортта йөрү өчен түләү ысулларына, шулай ук пассажирлар йөртү һәм багаж алып бару хезмәтләрен күрсәтү шартларына бәйле рәвештә билгеләнә ала.

Дәүләт комитеты билгеләнгән кыйммәтләр кысаларында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары тарафыннан бәяләрне дифференциацияләү мөмкинлеге белән чик максималь тарифларны билгели.

«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 08.12.2004 №63-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 8 статьясы нигезендә ата-аналарның берсенә яки аны алыштыручы затка, укуларын тәмамлаганчы, әмма унсигез яшькә җиткәнче генә, гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларга юл йөрү өчен айлык субсидия бирелә.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында бердәм айлык социаль юл йөрү билетын һәм бердәм айлык балалар социаль юл йөрү билетын бирү тәртибен раслау турында» 07.04.2005 №161 карарының 3 пункты нигезендә, гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәм башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә белем алучы күпбалалы гаиләләрдәге балалар укуларын тәмамлаганчы, әмма унсигез яше тулганчыга кадәр генә, социаль юл йөрү билеты алу хокукына ия.

Дәүләт комитеты юл йөрү өчен чик түләүне билгели, ә пассажирлар өчен субсидияләр һәм ташламалар бирү Дәүләт комитеты вәкаләтләренә керми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International