Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы узды.
Рәис урынбасары Дмитрий Сапожников җитәкчелегендә идарә әгъзалары тарафыннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын Казан шәһәренең «Водоканал» МУП салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыру өчен түләү билгеләнде.