Ел саен халык белән очрашулар

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә 146 номерлы мәктәптә узган очрашуда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Казан шәһәр думасы депутатлары катнашты.

Спикерлар халыкны районнардагы эшчәнлек нәтиҗәләре, үсеш буенча планнар, шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, төзелеш, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән таныштырдылар.

Традиция буенча очрашу «сорау-җавап» блогы белән тәмамланды, анда һәр казанлы сорау бирә алды.

Турыдан-туры трансляция Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятенең телеграм-каналында:  https://t.me/avianovsav.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International