Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары халкы белән очрашулар дәвам итә

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников кичә 85нче мәктәптә узган халык белән очрашуда катнашты.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов җыелган кешеләрне узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2024 елга үсеш планнары белән таныштырды.
Чарада халык үзләрен борчыган темаларга сораулар бирде. Кар җыюга, социаль инфраструктура объектлары, юллар төзү һәм территорияне төзекләндерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. 

Чараның турыдан-туры трансляциясе Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятенең телеграм-каналында бар: https://t.me/avianovsav

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International