РФ Хөкүмәте тарафыннан электр энергетикасында тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча кайбер актларга үзгәрешләр кертелде

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 07.02.2024 № 133 карары белән электр энергетикасында тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу мәсьәләләре буенча кайбер актларга үзгәрешләр кертелде.

Бәяләрне (тарифларны) исәпләү принциплары һәм ысуллары, җыелма фараз балансын формалаштыру тәртибе, җайга салынулы эшчәнлек алып баручы оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә карата бәя формалаштыру, электр энергетикасында бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу (яңадан карау, куллану) кагыйдәләре төгәлләнде.

Аерым алганда, электр энергетикасында тариф кампаниясе сроклары үзгәртелде:

- чираттагы елга баланс карарлары 15 октябрьгә кадәр кабул ителә;

- электр челтәрләре буенча электр энергиясен тапшыру буенча хезмәтләргә бәяләрнең (тарифларның) чик (минималь һәм (яки) максималь) дәрәҗәсе 1 ноябрьгә кадәр;

- ваклап сату базарында электр энергиясенә (көәтенә) җайга салына торган бәяләр (тарифлар) – 1 декабрьгә кадәр.

 Шулай ук документ белән җайга салучы органның тарифлар билгеләү турындагы эшне ачудан баш тарту шартлары да төгәлләнә:

- әгәр җайга салына торган оешма мәгълүматны ачу стандартлары белән билгеләнгән тәртиптә көйләнергә тиешле бәяләр (тарифлар) күләме һәм көйләүнең озак вакытлы параметрлары турында тәкъдим бастырмаган булса (инвестицияләнгән капиталның табышлылык ысулын яки кирәкле тулаем керемне озак вакытлы индексацияләү ысулын кулланганда) яки әлеге тәкъдим бастырылып, җайга салу органына алынган тәкъдим белән туры килмәсә;

- җайга салуның чираттагы чорына оешманың электр челтәре хуҗалыгы объектлары хуҗаларын Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 28 февралендәге 184 номерлы карары белән расланган территориаль челтәр оешмаларына кертү критерийларына туры килмәве ачыкланган очракта.

Документ 2024 елның 17 февраленнән үз көченә керә

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International