Бу минутларда 10 нчы гимназиядә Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүче кешеләр белән чираттагы очрашу уза. Очрашуда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников катнаша. Хакимият башлыгы урынбасары Татьяна Агафетова халык алдында чыгыш ясый һәм районнарның социаль-икътисадый үсеше һәм 2024 елга бурычлары турында сөйли.
Теләге булган һәркем катнаша һәм кызыклы сораулар бирә ала.
Туры трансляция Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте телеграм-каналында: https://t.me/avianovsav