Инвестицион программаларны контрольдә тоту штабының беренче утырышы ахырында республиканың иң эре җылылык белән тәэмин итүче компанияләре вәкилләре чыгыш ясады.
«Казэнерго» АҖнең инвестицион программасын гамәлгә ашыру турында генераль директор Рөстәм Әбделхаков хәбәр итте. Инвестиция программасы җылылык энергиясе чыганаклары һәм җылылык челтәрләре буенча чараларны үз эченә ала. 2023 елның беренчел нәтиҗәләре уңай: чаралар барысы да үтәлгән, акчаларны үзләштерү – 100%. 2024 елга инвестиция программасы гомуми финанслау күләме 301,3 млн.сум булган 46 чараны күздә тота, аларның яртысыннан артыгы җылылык челтәрләренә туры килә.
«Татэнерго» АҖнең инвестицион программасын гамәлгә ашыру турында генераль директорның стратегик үсеш буенча урынбасары Рим Галиәхмәтов сөйләде. Инвестиция программасы станцияләр һәм җылылык челтәрләре буенча чараларны үз эченә ала. Исегезгә төшерәбез, предприятие республиканың эре шәһәрләрендә (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй) кулланучыларны җылылык белән тәэмин итә. Узган елгы чараларны үтәүгә беренчел йомгаклар ясалды. Чын капиталь кертемнәр 4 056 млн. сум тәшкил итә, планлы зурлыгы 4 173 млн.сум, төп кимү «үзенең башка акчалары» чыганагы буенча була. 2024 елга гомуми суммасы 4 269 млн.сум булган 63 чара планлаштырылган, шуларның 65% артыгы Казандагы инфраструктурага һәм 28% Чаллыдагы объектларга туры килә. Эшләр инде башланган һәм график буенча алып барыла. Рим Галиәхмәтов билгеләп үткәнчә, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан инвестиция программаларын гамәлгә ашырганда күп кенә сораулар туа, ә Штаб мәйданчыгы аларны оператив хәл итүгә ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Прокуратурасының икътисад өлкәсендә законнар үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Тимур Гыйльманов Штаб булдыруның актуальлеген һәм Чистайдагы кебек авария хәленә юл куймау максатыннан барлык оешмалар тарафыннан коммуналь инфраструктура объектларын яңарту буенча эшләр башкару кирәклеген ассызыклады. Шулай ук Штаб кысаларында предприятиеләр, шул исәптән каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүчеләр буенча тыңлаулар графигын ясарга тәкъдим итте. Бу тәкъдим Штабның барлык катнашучылары тарафыннан хупланды.
Ахырда рәис Александр Груничев кыскача акцентларны билгеләде:
1. Җайга салынулы оешмаларга инвестиция программалары чараларын үтәү срокларын үтәргә, шулай ук финанс һәм техник күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итәргә кирәк.
2. Хисап формалары эшләнгән. Оешмаларга аларны төгәл үтәргә кирәк.
3. Алдагы утырышларда исемлекләре Штаб әгъзалары тарафыннан килештерелгән предприятиеләр тыңланачак.
4. Оешмаларга монополиягә каршы һәм тариф комплаенсын өйрәнергә кирәк.
5. Киләсе Штаб утырышы ике атнадан соң узачак.