Дәүләт комитетында инвестицион программаларны контрольдә тоту штабының беренче утырышы узды

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җайга салынулы оешмаларның инвестицион программаларның үтәлешен тикшереп тору штабының беренче утырышын уздырды.

Утырышта катнашучылар Штаб эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре, инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук электр энергетикасы комплексының һәм Казан шәһәренең иң эре җылылык белән тәэмин итүче оешмаларының инвестицион программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен тыңладылар.

 «Ил өчен иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе – торак-коммуналь хуҗалык системасының торышы һәм үсеше. Бу мөһим тармак, аның эше илнең һәр кешесенә кагыла. Төп проблема – челтәрләрнең тузганлыгы, бу соңгы дистә елларда тупланган ремонтсызлык нәтиҗәсе.

2020 елдан Дәүләт комитеты объектларның тузу дәрәҗәсен киметү һәм яңаларын төзү максатыннан коммуналь комплекста инвестиция программаларының өлешен арттыру буенча эш алып бара. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йөкләмәсе буенча Дәүләт комитеты тарафыннан ай саен инвестицион программалар үтәлешенә мониторинг үткәрелә. Җайга салынулы оешмаларга игътибар итәм, бу юнәлештә эш төзелергә, ә барлык мәгълүматлар ышанычлы һәм актуаль булырга тиеш», –  дип ассызыклады Александр Груничев.

Коммуналь инфраструктураны яңарту буенча бурычның оперативлыгы һәм мөһимлеге Штаб булдыру кирәклеген билгели. Штаб булдыру турында боерык Александр Груничев тарафыннан 2024 елның гыйнварында имзаланды, аның бурычы – көйләнә торган оешмаларның инвестиция программаларын, физик һәм финанс күрсәткечләрен гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны көчәйтү, үзгәрешләргә оператив җавап бирү һәм тармак министрлыклары белән берлектә килештерелгән карарлар кабул итү.

Штабны Александр Груничев җитәкли, аның урынбасары итеп беренче урынбасары Лариса Хәбибуллинна билгеләнде. Штаб составына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан МКФХ идарәсе, Дәүләт торак инспекциясе, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ вәкилләре керә.

Киләсе утырыш февраль ахырында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International