Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында халык белән очрашулар уза

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Бүген 38 нче мәктәптә халык белән традицион очрашу уза. 2023 елда башкарылган эшләр һәм 2024 елга планнар турында хисапны Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Марат Мәхмүтов тәкъдим итәчәк. Федераль һәм республика программалары кысаларында гамәлгә ашырылган чараларга, яңа объектлар төзүгә, территорияләрне төзекләндерүгә аерым игътибар биреләчәк.

Халык белән очрашуда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнаша.

1 февральдән 15 февральгә кадәр барлыгы 7 очрашу планлаштырылган.

 

Чараны трансляцияләү – сылтама буенча https://t.me/avianovsav

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International