ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә Идарәнең чираттагы утырышы булды.
Идарә әгъзалары докладчыны тыңлап, тәкъдим ителгән исәпләүләрне карадылар һәм түбәндәге мәсьәлә буенча уңай карар кабул иттеләр:
1. «Татарстан Республикасында» юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе өчен махсус тукталышларда тоткарланган кече үлчәмле судноларны күчерүгә һәм саклауга тарифлар билгеләү турында».
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.