ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Николай Борознов туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елның 27 гыйнварында 71 яшендә авыр авырудан соң Николай Борознов вафат булды.

1985 елдан башлап Николай Иванович микробиология кафедрасы ассистенты, ә аннары КДМИның фәнни-тикшеренү секторы җитәкчесе булып эшли. 1993 елда ТР Әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы оештырылгач, министр урынбасары вазыйфасына кабул ителә, анда 2001 елга кадәр, Министрлык үзгәртеп корылганчы эшли. Министрлыкта эшләгәндә Николай Борозновның турыдан-туры җитәкчелегендә ТР табигать саклау органнарының оештыру структурасы булдырыла, берничә экологик басма әзерләнә һәм басылып чыга, алар арасында ТР Кызыл китабы, ТР махсус саклана торган табигый территорияләре реестры, экология буенча дәреслек, ТРда әйләнә-тирә мохит торышы турында ел саен чыга торган дәүләт докладлары бар. 2001-2007 елларда Николай Иванович Лаеш районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфасында эшли. 2007 елдан ТР Профсоюзлар федерациясендә эшли. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе була.

Якты тормыш алып барган һәм һәрвакыт актив позициядә булган ярдәмчел һәм хөрмәтле шәхес вафат булды. Аны тирән кешелеклелек, чын интеллигентлык, югары профессионализм, тормышны ярату һәм оптимизм көче аерып тора иде.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективы аның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Фото чыганагы: https://www.lvkgmu.ru/boroznov.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International