Александр Груничев республика Рәисе һәм Россия МКФХ җитәкчесе урынбасары белән очрашуда катнашты

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Рөстәм Миңнеханов Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Әңгәмәдәшләр ведомствоара хезмәттәшлек, тарифларны җайга салуны үстерү, намуслы конкуренцияне тәэмин итү һәм халык мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрен карадылар.

Исегезгә төшерәбез, Казанга визиты кысаларында Виталий Королев ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында катнашты.

Тулырак: ТР Рәисе матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International