ММЧ арасында «Тарифлар: катлаулыны гади итеп» III республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулыны гади итеп» III республика конкурсына йомгак ясау буенча конкурс комиссиясе җиңүчеләрне билгеләде. Бүләкләү тантанасы бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы кысаларында республика Милли китапханәсендә узды.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев тантаналы шартларда конкурста катнашучыларны котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Конкурска 20 ММЧ вәкиленнән 227ләп конкурс эше килгән иде. Конкурс өч номинация буенча уздырылды. Конкурс комиссиясе карары белән конкурста катнашучылар арасыннан түбәндәгеләр җиңүче дип игълан ителде:

«Аңлаешлы тарифлар» номинациясендә:

I урын – Р.И.Абдрахманова, «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ;

II урын – Г.М.Гыйльманова (Шиһапова), «Ватаным Татарстан» газетасы;

III урын – Л.Р.Шәрәфиева, «Болгар радиосы» АҖ, «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ.

 

«Цифрлы тарифлар» номинациясендә:

I урын – Д.В.Смирнов, «Казанские ведомости»;

II урын – Г.Н.Касыймова, «Вечерняя Казань»;

III место – А.Ю.Хәйретдинова, «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ.

 

«Сыйфатка инвестицияләр» номинациясендә:

I урын – Л.И.Игнатьева, «Реальное время» ҖЧҖ;

II урын – Ю.С.Крепостина, «Татарстан» ДТРК;

III урын – К.В.Давкаев, «Нижнекамская правда».

 

Конкурсның гран-прие:

Н.Ю.Рыбакова, «Татар-Информ» МА.

Конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән эшләрнең югары дәрәҗәсен, шулай ук Татарстан Республикасында бәяләрне һәм тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу темасын объектив һәм һәрьяклап яктыртуны билгеләп үтте.

Конкурста катнашучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә профессиональ эшчәнлектә уңышлар телибез!

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International