ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы кысаларында республиканың Милли китапханәсендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев тарифларны җайга салу өлкәсендә зур өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр.

Гомуми тәэмин итү һәм эш алып бару бүлеге башлыгы Светлана Якуповага Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.

Дәүләт комитеты рәисе ярдәмчесе Карина Шавалиевага һәм юридик бүлек башлыгы Наталья Царевага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Тарифларны җайга салу өлкәсендәге намуслы хезмәтләре өчен Монополиягә каршы федераль хезмәтнең күкрәк билгесе белән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы Нәфисә Белалиева һәм инвестицион программалар бүлеге башлыгы Айгөл Йосыпова бүләкләнделәр.

Коммуналь өлкә оешмалары мониторингы бүлеге башлыгы Раил Гайфуллинга һәм җыелма-аналитика бүлеге башлыгы Татьяна Фадеевага Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Рәхмәте белдерелде.

Сәнәгать өлкәсендәге тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы урынбасары Әлфия Заһретдинова, Дәүләт комитетының эшләр идарәчесе Рамил Миңнуллин, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контроль бүлеге башлыгы Алсу Насыйрова, тариф карарларын кабул итүне оештыру, контрольдә тоту һәм теркәү бүлегенең әйдәп баручы белгече Татьяна Тураева Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Коллегаларыбызны котлыйбыз һәм профессиональ эшчәнлектә алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International