2024 елның беренче яртысында счет-фактурада коммуналь хезмәтләр өчен түләү суммасының үзгәрүе тарифлар үзгәрүенә бәйле түгел. Бу очракта түләүгә коммуналь хезмәттән файдалану күләменең үзгәрүе йогынты ясады (мәсәлән, кышкы чорда тышкы һава температурасының түбәнәйүе белән бәйле рәвештә ягып җылыту өчен түләү арта).
2024 елның 1 июленнән 695 муниципаль берәмлек өчен коммуналь хезмәтләргә гражданнарның түләү индексы үсеше буенча чик 10,8 проценттан һәм 218 муниципаль берәмлек өчен 15,7 проценттан артмаячак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу күрсәткечләр уртача 7 коммуналь хезмәтне исәпкә алып кабул ителде. Аерым коммуналь хезмәтләргә тариф үсеше уртача зурлыктан зуррак яки кечерәк якка аерылып торырга мөмкин.
Тарифлар үсешенең төп факторлары булып федераль дәрәҗәдә кабул ителгән энергетика ресурсларына бәяләр арту, республикада расланган дәрәҗәгә ярашлы рәвештә икътисадның бюджеттан тыш секторында минималь хезмәт хакы күләменең артуы, федераль һәм республика программалары буенча төзелгән яңа объектларны эксплуатацияләү чыгымнарын исәпкә алу, шулай ук куллану бәяләре индексын арттыру тора.
Электр энергиясенә, газ һәм каты коммуналь калдыкларга тарифлар, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең кабул ителгән норматив хокукый актларын исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә бердәм рәвештә билгеләнде.
Дәүләт комитеты тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актлар хокукый мәгълүмат сайтында бастырып чыгарылды: https://pravo.tatarstan.ru/gosudarstvenniy-komitet-respubliki-tatarstan-po.htm?page=1
Барлык тариф карарлары да Дәүләт комитеты сайтында https://kt.tatarstan.ru/, Ачык Татарстанда һәм ТКХ ДМС мәгълүмат системасында урнаштырылачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Дәүләт комитеты коммуналь хезмәтләргә тарифлар белән бәйле мәсьәләләрне күзәтеп тора. Дәүләт торак инспекциясе түләүләрне исәпләү кагыйдәләрен күзәтә.
Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары комплексы сакланып калган:
- Ташламаларның федераль категорияләре: Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләр.
- Төбәк категорияләре: хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән, репрессияләнгән гражданнар һәм күпбалалы гаиләләр.
Бирелгән ташламалар күләме алучыларның категориясенә бәйле.
Әгәр гражданинның торак урын һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү чыгымнары гаиләнең җыелма кеременең 21% өлешен арттырып җибәрсә, ул шулай ук субсидия алу өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итә ала.