«Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумына идеяләр җыела

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сездә әзер проект яки хәтта идея бармы? Алай булса, әлеге форум сезнең өчен! Аның максаты – гражданнарның илне үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый әһәмиятле инициативаларына һәм проектларына ярдәм итү һәм аларны тормышка ашыру.

Быел РФ Президенты Владимир Путин Указы белән расланган Форум дүртенче тапкыр узачак. Ел саен агентлыктан, форум партнерларыннан, төбәк хакимиятләреннән 1000гә якын идея төрле ярдәм коралларын ала.  Ә иң яхшы идеяләрне һәм тәкъдимнәрне дәүләт башлыгына тәкъдим итәчәкләр.

31 гыйнварга кадәр  идея.росконгресс.рф сайтында гариза бирергә өлгерегез.

Белми калмас өчен, Форумның телеграм- каналына язылыгыз: @ideas_forum.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International