2024 елның 25 гыйнварында «2023 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлары турында» Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узачак.
Киң вәкиллекле утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, видеоконференцэлемтә режимында – муниципаль районнар һәм җайга салынулы оешмалар җитәкчеләре катнашачак.
Киң вәкиллекле утырыш 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Пушкин ур., 86) узачак.
Тулырак мәгълүмат һәм массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү өчен (843) 221-82-29 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.