ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә Идарәнең чираттагы утырышы булды.
Идарә әгъзалары докладчыларны тыңладылар, тәкъдим ителгән исәпләүләрне карадылар һәм түбәндәге мәсьәләләр буенча уңай карарлар кабул иттеләр:
1. «АВАЛОН СИТИ» ҖЧҖ объекты – «Казан шәһәре Идел буе районы Карбышев урамындагы торак булмаган биналар һәм җир асты паркингы булган торак комплексы»н Казан шәһәре «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында».
2. «2020-2024 елларга «Алабуга» сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисад зонасы» АҖ өчен ташландык суларны агызуга һәм техник суга тарифлар билгеләү турында».
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.