Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Тарифлар: катлаулыны гади итеп» III республика конкурсына йомгак ясау буенча конкурс комиссиясе җиңүчеләрне билгеләде.
Конкурска 20 ММЧ вәкиленнән 227ләп конкурс эше килде. Конкурс өч номинация буенча уздырылды. Конкурс комиссиясе карары белән конкурста катнашучылар арасыннан түбәндәгеләр җиңүче дип игълан ителде:
«Аңлаешлы тарифлар» номинациясендә:
I урын – Р.И.Абдрахманова, «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ;
II урын – Г.М.Гыйльманова (Шиһапова), «Ватаным Татарстан» газетасы;
III урын – Л.Р.Шәрәфиева, «Болгар радиосы» АҖ, «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ.
«Цифрлы тарифлар» номинациясендә:
I урын – Д.В.Смирнов, «Казанские ведомости»;
II урын – Г.Н.Касыймова, «Вечерняя Казань»;
III место – А.Ю.Хәйретдинова, «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ.
«Сыйфатка инвестицияләр» номинациясендә:
I урын – Л.И.Игнатьева, «Реальное время» ҖЧҖ;
II урын – Ю.С.Крепостина, «Татарстан» ДТРК;
III урын – К.В.Давкаев, «Нижнекамская правда».
Конкурсның гран-прие:
Н.Ю.Рыбакова, «Татар-Информ» МА.
Конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән эшләрнең югары дәрәҗәсен, шулай ук Татарстан Республикасында бәяләрне һәм тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу темасын объектив һәм һәрьяклап яктыртуны билгеләп үтте.
Җиңүчеләр өчен тантаналы чара 2024 елның I кварталында узачак.