ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2024 елга электр энергиясенә тарифлар турында дөрес булмаган мәгълүматны кире кага

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

2024 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында халык өчен электр энергиясенә 5,9 сум/кВтч (ӨХС белән) күләмендә билгеләнгән тариф турында социаль челтәрләрдә таратыла торган мәгълүмат ялган булып санала. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты мондый карарны кабул итмәде.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты халык өчен электр энергиясенә тарифларны 2024 елның 1 июленнән минималь дәрәҗәдә билгеләде һәм:

бер ставкалы тариф – 5,09 сум/кВт*сәг (өстәмә хак салымы белән), үсеш 41 тиен;

шәһәр торак пунктларында электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда яшәүче халык өчен бер ставкалы тариф – 4,10 сум/кВт*сәг (өстәмә хак салымы белән), үсеш 52 тиен;

авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен бер ставкалы тариф – 3,57 сум/кВт*сәг (өстәмә хак салымы белән), үсеш – 29 тиен.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан кабул ителгән тариф карарлары турында барлык мәгълүмат рәсми сайтта, шулай ук телеграм-ботта урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International