ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының тарифларны җайга салу өлкәсендәге хезмәтләре турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген, электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында эшләүче җылылык энергиясе чыганакларыннан тыш, җылылык энергиясе чыганакларында ягулык запаслары нормативларын раслау турында сөйләрбез.
Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә урнаштырылган.
Дәүләт хезмәтен алу өчен кирәкле документлар:
1. Гариза.
2. Ия булу хокукын раслаучы документлар.
3. Раслау өчен тапшырылган нормативларның мәгънәсен нигезләүче документлар, ә атап әйткәндә:
Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының 2012 елның 10 августындагы 377 номерлы боерыгы белән расланган Җылылык энергиясен, җылылык китерү матдәсен тапшырганда технологик югалту нормативларын, җылылык энергиясен җитештергәндә чагыштырма ягулык сарыфы нормативларын, җылылык энергиясе чыганакларында ягулык запаслары нормативларын (электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару тәртибендә эшли торган җылылык энергиясе чыганакларыннан тыш), шул исәптән җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу максатларында да, билгеләү тәртибе нигезендә әзерләнгән, котельныйларда ягулык запасы булдыру нормативларын исәпләү буенча җыелма таблица;
б) ягулыкның һәр төре буенча котельныйларда ягулыкның технологик гомуми запасларын булдыру нормативларын исәпләп чыгару;
в) котельныйларда төп һәм резерв ягулык төрләренең эксплуатация запасын булдыруның һәр төре буенча җылылык казаннарының ышанычлы һәм тотрыклы эшләве өчен кирәкле һәм җылылык энергиясен планлы эшләп чыгаруны тәэмин итү нормативларын исәпләп чыгару;
г) ягулыкның һәр төре буенча котельныйларда түбән булмаган ягулык запасын булдыру нормативын исәпләп чыгару, котельныйларның «исән калу» режимында эшләвен тәэмин итү өчен кирәкле, елның иң салкын ае шартлары һәм төп корпустагы, ярдәмче биналардагы һәм корылмалардагы плюс температураларын сакларга мөмкинлек бирә торган җиһазлар составы буенча җылылык йөкләнешенең минималь исәпләмәсе;
д) иң салкын ай өчен җибәрелгән җылылык энергиясенә ягулыкның чагыштырма чыгымын исәпләү;
е) котельныйларда ягулык запаслары булдыру нормативлары күрсәткечләрен нигезләүче материалларның экспертизасы буенча бәяләмә;
ж) агымдагы елга кадәр салкыннар чорында җылылык энергиясе чыганагы буенча газ тапшыруның кимүен нигезләүче материаллар;
з) агымдагы һәм (яки) планлаштырылган елга газ бирүне киметү графигы;
и) аңлатма язуы.
Аңлатма язуында түбәндәгеләр булырга тиеш:
а) җылылык энергиясе чыганакларына характеристикалар;
б) энергия җитештерүнең фаразлана торган күләмнәре, аларны алу чыганакларын күрсәтеп;
в) тышкы факторларның әһәмияте: яндырыла торган ягулыкның структурасы һәм сыйфаты, ягулыкны китерү һәм саклау ысулы, тәэминатчылар, каты ягулыкны һәм сыек ягулыкны саклау өчен мазут савытларын саклау өчен склад бүлмәләренең булуы, алдагы өч ел өчен айлар буенча ягулык сарыфлары, алдагы өч елда һәр айның 1 нче көненә булган ягулыкның фактик запаслары;
г) «исән калу» режимында эшләүче җиһазлар составын нигезләү;
д) өздерелми торган кулланучылар исемлеге һәм әһәмияте.
Хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә.
Кирәкле документлар пакеты белән гаризаны бер ысул белән бирергә мөмкин:
1. Республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша;
2. Башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы аша.
Тулырак мәгълүмат сайтта: https://uslugi.tatarstan.ru
Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы булган Дәүләт комитеты структур бүлекчәсе: технологик аудит бүлеге.