«Видеопомощник ЖКХ» – халык өчен актуаль ТКХ сорауларына җаваплар

2023 елның 30 декабре, шимбә

«Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» берләшмәсе, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, «Видеопомощник ЖКХ» проектын башлап җибәрде.

«Видеопомощник ЖКХ» – кыска, әмма мәгълүмати роликлар, анда һәркем күпфатирлы йортларның хуҗалары көн саен биргән ТКХ өлкәсендәге иң актуаль сорауларга җавап таба алачак.

Бүген без видео ярдәмченең утызынчы чыгарылышын карарга тәкъдим итәбез.

Утызынчы роликта күпфатирлы йортларда бөҗәкләр һәм кимерүчеләр белән көрәш кагыйдәләре белән таныштырабыз.

Киләсе чыгарылышларны безнең  «Татарстан тарифлары» Телеграм-каналыннан карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International