ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәте турында

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының тарифларны җайга салу өлкәсендәге хезмәтләре турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген, электр һәм җылылык энергиясен катнаш җитештерү режимында эшләүче җылылык энергиясе чыганакларыннан тыш, җылылык энергиясе чыганакларында җылылык энергиясе җитештергәндә чагыштырма ягулык куллану нормативларын раслау турында сөйләрбез.

Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә  урнаштырылган.

Дәүләт хезмәтен алу өчен кирәкле документлар:

1. Гариза.

2. Ия булу хокукын раслаучы документлар.

3. Раслау өчен тапшырылган нормативларның мәгънәсен нигезләүче документлар, ә атап әйткәндә:

а) айлар буенча һәм исәп-хисап елына җылылык энергиясе җитештерүнең фаразлана торган күләмнәренең баланс таблицасы, аларны алу чыганакларын күрсәтеп;

б) җиһазларның факттагы техник характеристикалары һәм эшләү режимы;

в) Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының 2008 елның 30 декабрендәге 323 номерлы боерыгы белән расланган Электр һәм җылылык энгергиясе җитештергәндә ягулыкның чагыштырма чыгым нормативларын билгеләү тәртибенә ярашлы рәвештә әзерләнгән котельныйлар һәм тулаем оешмалар буенча җибәрелгән җылылык энергиясенә ягулыкның чагыштырма чыгым нормативларын исәпләү нәтиҗәләренең җыелма таблицасы;

г) Тәртип нигезендә әзерләнгән аңлатма язуы;

д) җайга салу чорының һәр аена һәм тулаем хисап чорына һәр котельный буенча чагыштырма ягулык сарыфлары нормативлары исәпләмәләре;

е) һәр котельный буенча һәм, тулаем алганда, оешма буенча шәхси ихтыяҗларга исәп-хисап чорына Тәртип нигезендә башкарылган җылылык энергиясе сарыфлары исәпләмәләре;

ж) агымдагы елга һәм аннан алдагы ике елга расланган нормативларның күрсәткече, шулай ук агымдагы елга кадәрге ике ел өчен чагыштырма ягулык сарыфларының һәм җибәрелгән җылылык энергиясе күләмнәренең фактик күрсәткече;

з) казаннар буенча режим-җайга салу сынаулары нәтиҗәләре буенча төзелгән гамәлдәге режим карталары, шул исәптән Тәртип таләпләре нигезендә раслануга тапшырылган нормативларның күрсәткечләрен нигезли торган материаллар һәм таблицалар;

и) казаннарда ягулыкның чагыштырма чыгым нормативларының әһәмиятен нигезли торган материалларга экспертиза ясау бәяләмәсе.

Хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә.

Кирәкле документлар пакеты белән гаризаны бер ысул белән бирергә мөмкин:

1. Республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша;

2. Башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы аша.

Тулырак белешмәләр сайтта: https://uslugi.tatarstan.ru

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы булган Дәүләт комитеты структур бүлекчәсе: технологик аудит бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International