ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең 65 нче утырышы булып узды

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә Идарәнең чираттагы утырышы булды.

Идарә әгъзалары докладчыларны тыңладылар, тәкъдим ителгән исәпләүләрне карадылар һәм түбәндәге мәсьәләләр буенча уңай карарлар кабул иттеләр:

 

  1.  «Татарстан Республикасы территориясендә җир кишәрлекләренә карата кадастр эшләренә максималь чик бәяләрне билгеләү турында».
  2.  «Капиталь төзелеш объектларын дәүләт техник исәбенә алу һәм техник инвентаризацияләү өлкәсендә норматив хокукый актларда билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла торган Татарстан Республикасы Торак фондын техник инвентаризацияләүгә ставкалар билгеләү турында».
  3.  «Татарстан Республикасында сәнәгать тимер юл транспорты оешмалары һәм башка хуҗалык субъектлары тарафыннан килә торган тимер юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә тарифлар билгеләү тәртибе»нә үзгәрешләр кертү хакында
  4.  «Казан шәһәре «Трансэнерго» ААҖ тарафыннан «Светлая долина» торак комплексы кулланучыларына, җылылык белән тәэмин итүче башка оешмаларга җитештерелә торган җылылык энергиясенә (егәрлеккә) тарифлар билгеләү турында».

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International